«Ярыш»та терлек азыгы әзерләүдән тыш, 7 миллион сумлык реконструкция эшләре дә бара
«Ярыш» хуҗалыгында печән ел да мул була. Козлятник дигән үлән коры елларда да мул уңыш бирә. Быелгы яңгырлар һәм җылы һава торышы үләннәрне тагын да күтәреп, сәламәт яшелеккә күмде. Әнә бит хуҗалык саклагычларына да иркә-яшел төстәге печән рулоннары мулдан кайта. Сокланмаслыкмени!
Хуҗалык җитәкчесе Расим Шәйхаттаров белән үткән атнаның чәршәмбесендә терлекчелек комплексында очраштык. Без килгән мәлне ул реконструкцияләнүче фермада эш барышын карап йөри иде.
- 180 баш савым сыерга исәпләнгән әлеге ферманы реконструкцияләүгә апрель ахырларында тотынган идек. Шул вакыт эчендә байтак эш башкарылды. Әлеге ферма заман таләпләренә туры китерелеп үзгәртелә. Бу эшләргә тотылган акча мәсьәләсенә килгәндә, реконструкция республика программасы кысаларында үтә. Ул якынча 7 миллион сумга төшәчәк, - дип сөйләде безгә җитәкче.
Әлбәттә, моның һәммәсен дә бүгенге көндә хуҗалык хисабына эшлиләр. Программа буенча каралган акча исә ярышлыларга соңрак килеп ирешәчәк. Ләкин яңартылган, барлык мөмкинлекләре булган якты, җылы һәм чиста фермалар хуҗалыкка бүген кирәк.
- Акча юк дип утырып булмый бит. Эзләнергә, эшләргә кирәк, - дип куйды Расим Шәйхаттаров үзе дә.
Аннары, аның белән бергә хуҗалыкның печән кырларына чыгабыз. Юл буе Расим Мансур улы күпме терлек азыгы әзерләнәчәге, бүген кырларда эшләүче механизаторлар турында бәйнә-бәйнә сөйли.
- Быел чокырга 7100 тонна сенаж һәм силос салырга, 700 тонна печән әзерләп кую планы бар. Әлеге вакытта печәннең 370 тоннасын кайтарып куйдык. 110 гектардагы кындыракны бүген чабып бетерәбез, шундый ук 110 гектардагы козлятникны алып бетердек инде. 400 гектардагы люцернага чыгасыбыз бар, - диде ул.
Печәнне чабу, пресс белән кысып җыю, аны өюдә һәм ташуда Рафис Хаматов, Фазыл Бәйрамов, Вәзир Шияпов, Нәкыйп Вәлиев, Фидаил Фәрдиев, Илдар Һидиятуллин, Фәнил Әхмәтвәлиев, Мирзанур Габдрахманов, Гайрәт Саппаров эшли. Сенаж салуда исә Рафис Таһиров, Марат Мәрдәнов, Фәрит Фәрвәев, Алмаз Шәйхаттаров, Рөстәм Камалов тырышып эшли.
«Ярыш»та эшләүчеләр турында сүз киткәч, алар арасында менә дигән итеп эшләүче уңган механизаторлар, белгечләр шактый. Расим Мансур улы лаеклы ялда булып та, чәчүдә, печәндә, урып-җыюда һәрдаим эшләүче, ару-талу белмәс Күзкәй авылы кияве Фидаил Фәрдиев, Нәкыйп Вәлиев бөтен эшне башкаручы, җитәкче сүзләренчә, алштыргысыз механизатор Рафис Хаматов, үтә дә тырыш һәм уңган Фәнил Әхмәтвәлиев турында бик тәмләп, озаклап сөйли.
- Ярдәм кирәк булганда, эшче куллар җитеп бетмәгәндә һәрвакыт хуҗалыкка чыгарга әзер мин. Пенсиядә дигәч тә, өйдә утырырга димәгән. Көч-гайрәт җитәрлек әле, - дип куя эш арасында Фидаил Фәрдиев хезмәттәше Нәкыйп Вәлиев белән шаярып. - Егетләрдән калышмыйбыз!
Шул арада өлкәннәр хуҗалыктагы эш шартлары, җитәкче турында да уңай фикерләрен җиткерергә өлгерәләр. Хезмәт хаклары да начар түгел.
- Аллага шөкер, эшчеләребезгә хезмәт хакларын вакытында түләп барабыз. Эшләүләренә карап механизаторларга аена уртача унсигез-егерме мең сум күләмендә хезмәт хакы язабыз, - ди Расим Шәйхаттаров.
Эшнең барышын күреп җитәкче һәм эшчеләр белән сөйләшкәннән соң, хуҗалык терлекләре быел да кышка мул азык белән керәчәк, дигән фикер калды. Амин, шулай булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев