Ветеринарлар Тукай районында кошчылык хуҗалыкларын тикшерә
Тукай районында кош гриппы һәм Ньюкасл авыруын булдырмауга юнәлдерелгән «ТУКТА, ГРИПП!» айлыгы уза. Чара 27 июльдән 28 августка кадәр дәвам итә.
Айлык кысаларында ветеринария белгечләре райондагы хуҗалыкларда, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да, йорт кошлары санын исәпкә ала. Белгечләр кош хуҗалары белән очрашып, аларга авыруларның куркынычы һәм профилактика чаралары турында аңлата.
Шулай ук кыргый һәм шәһәр шартларына җайлашкан кошларның үләксәләрен ачыклау, биологик калдыкларны рөхсәтсез күмү очракларын булдырмау буенча рейдлар көчәйтелә. Кошларны дөрес асрау, ветеринария-санитария таләпләрен үтәү һәм биологик иминлек чараларын күрү авырулар таралуны кисәтүдә мөһим роль уйный.
Хайваннарны асрау, вакцинация, карантин, чиплаштыру һәм дәвалау буенча сораулар белән «Тукай район ветеринария госпитале»нә (8552) 46-40-61 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев