Урып-җыю кызу темплар белән бара
Районыбыз аграрийлары аяз көннең һәр мизгелен нәтиҗәле кулланалар.
Тукай районы республикабызда иң күп уңыш җыеп алган 10 район арасында. Бүгенге көнгә район игенчеләре 56624 тоннадан артык бөртекле ашлык җыеп алды. Гектарыннан уртача 43,4 центнер уңыш чыга. Бу – урып-суктырыласы барлык мәйданның 33% ын тәшкил итә.
Татарстан Республикасы басу-кырларыннан 1,5 миллион тоннадан артык уңыш урып-суктырылды һәм ындыр табагына кайтарылды. Бөртекле ашлык культураларының һәр гектарыннан уртача уңыш 39,1 центнер тәшкил итә. Бу барлык мәйданның 35 % ы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев