Шәхси ярдәмчел хуҗалыклар кош бәясенең яртысын кайтара алалар
Районның фермерлар ассоциациясе рәисе Минталип Миңнеханов крестьян-фермер хуҗалыкларын, авыл хуҗалыгы кооперативларын һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны дәүләт ярдәменнән, ягъни төрле субсидияләрдән файдаланырга чакыра.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен ТР Икътисад министрлыгы аша «Лизинг-грант» программасы тәкъдим ителә. Монда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче барлык фермерлар, гаилә фермалары катнаша ала. «Лизинг-грант» - бу лизинг килешүе буенча алынган техника яки җиһаз бәясенең бер өлешен субсидияләү. Ул эш башлаучыларга лизинг килешүе суммасының 45 процентын (ләкин 1 млн сумнан артык түгел), эшен дәвам итүчеләргә 30 процентын (ләкин 3 млн сумнан артык түгел) тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 60ка 40 схемасы буенча техника һәм җиһазлар сатып алу программасыннан файдалана ала. Программа техника бәясенең 40 процентын дәүләттән субсидияләүне күздә тота.
Шәхси ярдәмчел хуҗалыклар 2016 елның 1 июненә кадәр бер айлыктан кечерәк кош сатып алганда аның бәясенең 50 процентын субсидияләүгә документлар тапшыра алалар. Каз, күркәнең бер баш бәясе 100 сумнан, үрдәк - 80 сумнан, бройлер чебие 30 сумнан исәпләнә. Сатып алынган кош башы бер хуҗалыкта 50дән 100гә кадәр булырга тиеш. Кирәкле документларның тулы исемлеге район авыл хуҗалыгы идарәсендә бар. Аларны тапшыру өчен 1 июньгә кадәр авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Орлык материалын яңартуга килгәндә, элиталы орлыклар алуга тотылган сумманың 25 процентын кайтару буенча программа эшли. Бәрәңге мәйданының гектарына 5 мең сум, элиталы оригиналь бәрәңге мәйданының гектарына 10 мең сум акчаны кайтару мөмкинлеге бар.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр республикада эшләүче программалар буенча төгәлрәк мәгълүмат алу өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтына керә алалар һәм программаларның үзләренә туры килгәнен сайлап ала алалар. Бүгенге көндә республикада бу юнәлештә барлыгы 47 программа эшли.
Минталип Миңнеханов дәүләт ярдәменнән файдалануда эшне тагын да нәтиҗәлерәк оештыру өчен эшмәкәрләрне гариза язып ассоциация составына керергә чакыра. Бу очракта югары органнарга субсидия, грант алуга, программаларга кертү турындагы хатлар белән чыгу җиңелрәк булачак, ди ул. Мөһим кампания - язгы чәчү алдыннан ассоциация рәисе яхшы уңыш алырга теләгән барлык фермерларны игенчелектә һәм үсемлекчелектә барлык технологияләрне үтәргә чакыра.
Бөртекле культура мәйданнары өчен сыйфатлы орлыкны бүген район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз җирлегебездәге биш хуҗалыктан - «Гигант», «Ирек», «Сәйдәш», «Чаллы яшелчәсе»ннән, «Кама» агрофирмасыннан сатып ала алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев