Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы «Кама» агрофирмасының яңа комплексын бәяләде

Район башлыгы Камил Нәҗмиев эшлекле сәфәре кысаларында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм районның төп агросәнәгать предприятиесендәге яңарышны бәяләде. «Кама» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Орлыкчылык завод»ында яңа автоматлаштырылган ашлык кабул итү урыны һәм заманча лаборатория сафка басты. Бу урак өстендә логистиканы сизелерлек тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.

Игътибар үзәгендә булган төп объект — яңа автоматлаштырылган ашлык кабул итү пункты. Тизлек һәм техник мөмкинлекләр сокландырырлык: яңартылган линия тәүлегенә 2,5 мең тоннага кадәр орлык материалын үткәрә ала. Предприятиедә моның белән беррәттән югары технологияле яңа лаборатория дә эшли башлады. Аның белгечләре кабул ителгән уңышка тиз арада җентекле анализ ясый.

Район җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, кыр эшләре киеренке барган чорда мондый масштаблы процессларны автоматлаштыру үзен тулысынча аклый. Һәр сәгать алтынга бәяләнгән урып-җыю кампаниясе шартларында мондый чишелешләр икмәк җыюның гомуми нәтиҗәлелегенә һәм темпларына турыдан-туры йогынты ясый.

Фото: Камил Нәҗмиевның рәсми каналы (МАКС) 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев