Авыл хуҗалыгы

Маллар җәйләүгә күчә

Районда терлекләр өчен барлыгы 17 җәйге лагерь булачак.

Аларның 8е – савым сыерлар, 9ы таналар өчен. Моңа өстәп, 14 көтүлек оештырылачак. Бүген терлекләрне җәйләүләргә күчерү эше тәмамлану алдында. Тулы әзерлек «Гигант», «Ярыш», «Р-Агро» хуҗалыкларында күзәтелә. Кардаларны әзерләгән арада маллар болыннарга чыгып яшел чирәм белән туклана башлады. 
Билгеле булганча, җәй – хуҗалыклар өчен финанс ягыннан уңышлы чор. Сөтнең күләме һәм сыйфаты арта, электр энергиясе чыгымнары кими. Шуңа күрә җәйге сезонга зур өметләр баглана.


Нет комментариев