Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ике хуҗалык туңга сөрелгән җирләрне тырмалый башлады

Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыру, тырмалау, чәчүлек орлыкны инкрустацияләү дәвам итә. Шуңа өстәп, «Чаллы яшелчәсе» һәм «Кама» агрофирмасы туңга сөрелгән җирләрне тырмаларга керештеләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 14 апрельгә, пәнҗешәмбе көнгә, район буенча барысы 12511 гектар уҗым мәйданының 4024 гектарына (32 процентына), 2264 гектар күпьеллык үләннең 1108 гектарына (49 процентына) ашлама кертелгән. «Биклән» һәм «Чаллы яшелчәсе хуҗалыкларында бу эш тулысынча тәмамланган, шулай ук «Гигант» хуҗалыгы тәмамлау алдында, «Алмаз»да эшнең яртысы башкарылган.

Район басуларындагы күпьеллык үлән җирләренең 19 проценты тырмаланган, «Биклән» хуҗалыгы күпьеллык үләннәр белән бер үк вакытта уҗымнарны да тырмалый.

Орлык әзерләү буенча, пландагы 6987 тоннаның 2950 тоннасы инкрустацияләнгән. Бу эшне «Кама» агрофирмасы тулысынча төгәлләгән, «Гигант» һәм «Чаллы яшелчәсе» 55 һәм 53 процентка башкарган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитовның белдерүенчә, игенчеләр язгы кыр эшләрен билгеләнгән тәртиптә алып баралар. Ләкин әлегә юеш участоклар күп, шуңа күрә андый мәйданнарга кереп булмый. «Бездә дә әлегә басулар кибеп бетмәгән, шуңа күрә коры урыннарда гына эшли алабыз», - ди Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның баш агрономы Илдар Мөхәммәдиев. Аның әйтүенчә, бүгенгә өч агрегат күпьеллык үләннәрне тукландыруда, ике агрегат тырмалауда эшли. Орлык агулауга килгәндә, бүген барысы 328 тонна бодай һәм арпа орлыгының 70 проценты инкрустацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев