Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Гигант» хуҗалыгында маллардан продукция алуны арттыру турында сөйләштеләр

Шушы көннәрдә «Гигант» хуҗалыгында малларны ашату рационы мәсьәләсе белән бәйле семинар узды. Семинарда район башлыгы Васил Хаҗиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш зоотехниклар һәм агрономнар катнашты. Очрашуда югары савым алу шартлары турында җитди әңгәмә алып барылды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда,...

Семинарның беренче өлеше «Гигант» хуҗалыгы амбарында узды. Биредә хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов семинарда катнашучыларны балансланган катнашазык җитештерүче яңа агрегат белән таныштырды.

- Билгеле, азыкның балансланган булуы - югары савым алуда төп шартларның берсе. 10 көн элек хуҗалыкта терлекләрне яңача ашату технологиясен көйгә салдык - балансланган катнашазык җитештерүче агрегат сафка басты. Моның өчен шушы агрегатка борчак, акбур, түп, бодай, арпа, солы, макро- һәм микро элементларга бай премикслар, тоз, азык чүпрәсе салына һәм мал алдына китереп салырлык хәлгә китерелә. Хуҗалыкка әлеге агрегат 500 мең сумга төшсә дә, чыгымына караганда, кереме күбрәк. 10 көн эчендә көнлек савым 1500 килограммга артты. Бүгенге көндә 660 баш савым сыерга көнлек савым - 11 тонна тәшкил итә. Бер сыерга уртача 16,7 килограмм дигән сүз. Ягъни бер сыердан көнлек савым 2,2 килограммга артты. Сезнең каршыда шушы балансланган катнашазыкны бүлеп салу механизмы. Бу агрегатның бәясе 300 мең тирәсе. Күз алдыгызга китерегез, әлеге агрегат күпме кул эшен алмаштыра, - дип сөйләде Риф Хәниф улы.

Семинарның икенче өлеше силос-сенаж базында дәвам итте. Биредә тагын бер яңа технология - каты сусыл азыкны болгатучы һәм ваклаучы агрегат. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, бүгенге көндә биредә әлеге агрегат өчәү. Катнашазык китереп чыгару өчен бу агрегатка - 35 процент сенаж, 35 процент силос, 15шәр процент салам һәм печән салына. Әлеге агрегат силос-сенаж базында эшли. Әзер азык бүлгечкә тутырыла һәм фермаларга таратыла. 5 кеше 2 мең баш мөгезле эре терлекне ашатырга җитешә.

Семинарның соңгы өлеше турыдан-туры сыерлар абзарында узды. Семинарда катнашучыларга балансланган катнашазык җитештерүче агрегат һәм каты сусыл азыкны болгатучы һәм ваклаучы агрегатлар, килеп чыккан азыкны мал алдына бүлеп салу технологиясе күрсәтелде.

Очрашу ахырында район башлыгы Васил Хаҗиев чыгыш ясады.

- «Гигант» хуҗалыгының катнашазык җитештерүче агрегатлар сатып алуы - уңай күренеш. Бүгенге көндә балансланган катнашазык җитештерү Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта һәм «Вильданов» крестьян-фермер хуҗалыгында. Әлеге хуҗалыклар үрнәгендә калган хуҗалыкларны да шушы технология белән эш итәргә чакырам. Терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен терлекне тиешенчә ашатуны оештырырга кирәк. Балансланган концентрат - катнашазыктан башка моны башкача эшләп булмый, - дип ассызыклады район башлыгы.

Семинарда катнашучыларның һәрберсе дә «Гигант» хуҗалыгындагы эшнең оештырылуын югары бәяләделәр һәм үзләренә кирәкле тәҗрибә тупладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев