Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Татарстан Республикасының 38 муниципаль районында, шул исәптән Тукай районында да, аномаль һава температурасы белән бәйле рәвештә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. 

Режим 30 июньнән башланды. Тәмамлану вакыты гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус карары белән билгеләнәчәк. Бу турыда ТР премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында белдерде. Утырышны президент Рөстәм Миңнеханов алып барды. 
Комиссия әгъзалары бүгенге һава шартларында авыл хуҗалыгы культураларын, чәчү мәйданнарын саклау чараларына басым ясады. «Республикада нәтиҗәле яңгырларның булмавы, корылык авыл хуҗалыгы культураларының үсешен һәм уңыш алу мөмкинлеген куркыныч астына куя, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүгенге ситуация хакында бергәләп фикер алышырга, корылык шартларында республиканың азык-төлек бөтенлеген сакларга кирәк». 
Утырыш барышында гадәттән тыш хәл режимын республиканың аерым территорияләрендә кертү турында сүз барды. Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров хәбәр иткәнчә, яңгырлар июньдә чыннан да сирәк булган. Мондый хәл элегрәк 1989, 1998, 2010 елларда күзәтелгән. Шул еллардагы кебек үк, быел да туфрактагы дым запасы түбән – продуктив дым 100 миллиметрдан кимрәк. 
/ Алена Фазылова фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев