Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Буш яткан җирләр “аш” бирәчәк

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров Тукай районын ташландык авыл хуҗалыгы җирләрен кабат әйләнешкә керткән өчен рәхмәтен белдерде. Министр мәгълүматлары буенча, бу соңгы өч елда 10 мең гектар тирәсе.

- Тукай районында соңгы өч елда 10 мең гектарга якын ташландык җир әйләнешкә кертелде. Район өчен бу плюс, - дип билгеләп үтте министр. - Тулаем республика буенча яңа цифрлы технологияләр кертелү, спутник аша файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен күзәтеп, эзләп табып, без ел саен ташландыкка әйләнгән 30-40 мең гектар җирне файдалана башладык. Бүген заманча технология мондый территорияләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. Без бу җирләрнең хуҗаларын беләбез, алар белән эш алып барабыз. Җирләрне алу буенча федераль программа да бар. Без әлеге участокларны бернинди очракта да урман фондына тапшырмыйбыз, аларны әйләнешкә кертәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев