Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Бүгенге көнгә районда 33098 тонна ашлык урып-суктырылды

Тукай районында урып-җыю кампаниясе тулы куәтенә бара. Аграрийлар, бүгенгесе көнгә бөртекле ашлыкның 18 процентын урып-суктырдылар.

Район җирлегендә хезмәт куючы җитештерү предприятиеләре, крестьян фермер хуҗалыклары урып-җыю кампаниясен уңышлы башкарып чыгу өчен аяз көннең һәр минутын файдаланып калырга тырышалар.

Тулаем алганда, агымдагы елда Тукай районыда 40064 гектар җирдә урып-җыю эшләрен башкарырга кирәк. Бүгенгесе көнгә шуның 7105 гектарында урып-җыю эшләре башкарылды, бу барлык мәйданның – 18 % тәшкил итә. Уңыш канәгатьләнерлек – 33098 тонна тәшкил итә, гектарыннан 46,6 центнер уңыш чыга.

Республика буенча сөрүлек җирләр 1 103 379 гектар тәшкил итә. 3 августка шул мәйданның 184490 гектарында бөртеклеләр урып-җыелды. Бу барлык мәйданның 17 % дигән сүз.  Урып-суктырылган 749136 тонна ашлык ындыр табагына кайтарылды. Республика буенча бөртеклеләрдән уртача уңыш гектарыннан 40,6 центнер тәшкил итә.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев