Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Безнекеләр беренче!

«Бу бозау йомшак уенчыкмы әллә?» Рәсемгә карауга шундый уй килә башка. Бу – тере бозау. Малкай С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә асрала торган голштино-фриз токымлы өч айлык тана бозау. Аның янәшәсендә – С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта сыер фермасында практика узучы кыз Адилә Солтанова.

Малкай, бозау караучы Адилә белән озын юл үтеп Казанда 1-3 июльдә үткәрелә торган «Агроволга-2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашты. Халыкара күргәзмәдә Адилә Солтанова голштино-фриз токымлы мөгезле эре терлекләрне тәкъдим итү бәйгесендә беренче урынны алды. Конкурста барлыгы 12 бозау катнашты. Яшүсмер кыз үзе карамагындагы бозауларны ихластан тәрбияли: маллар вакытында ашатыла-эчертелә, саф һавага чыгарыла, гигиена процедуралары ясала – душ астында тәннәре юдыртыла. Шуңа да алар шалкан сыман йоп-йомры, мехлары ялтырап тора. «Адиләнең кулы эшкә ятып тора. Мал-туар белән эшләүче кешедә булырга тиешле сыйфатлар бар аңарда. Бозаулар аның һәр сүзен аңлыйлар сыман», – диләр С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта.  
Күргәзмәдә Россиянең 30 регионыннан 300 оешма катнаша, шулай ук дөньяның төрле илләреннән агросәнәгать өлкәсендә эшләүчеләр була. 

/ Фото Тимур Сафиннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев