Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Шимбәдән шәһәрдә каз ярминкәләре башлана

Чаллы шәһәренең 3 мәйданчыгында - Сарман трактында, «Южный» агросәнәгать паркында, Галиәсгар Камал исемендәге бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәр шимбәдә ярминкәләр оештырыла. Үткән шимбә ярминкәләрендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов та булып китте. Ул ярминкәләрдә сатыла торган авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфаты, бәясе...

Үткән шимбәдә узган ярминкәдә ит продукциясенә өстенлек бирелгән иде. Моны Сарман трактында уза торган ярминкәдә үзебез дә ачык күрдек. Өстән явып торган кар һәм җил-давылга карамастан, ярминкәдә халык бик күп иде. Алар, иркенләп, кош-корт, сыер, дуңгыз итен сайлап алды.

Бәяләргә килгәндә, кош-корт ите - 115, сыер ите - 250, дуңгыз ите 230 сумнан башлап сатыла. Сыер һәм дуңгыз итенең итлерәк кисәкләренең бер килограммын 300 һәм 270 сумнан сатып алырга мөмкин иде. Халык аеруча Яңа ел табынының бизәге булган каз түшкәләре янында кайнаша.

- Казның килосы 300-350 сумнан. Менә карагыз әле: монда дүрт килолы каз да, 6 килограммлылары да бар. Ярминкәгә 300 каз әзерләгән идек, шуның 103е генә калып бара. Халык казны бик теләп ала, чөнки Яңа ел җитә бит. Шулай ук сыер (250-300 сумнан), ат (шул ук бәя) итен дә алучылар бихисап. Экологик чиста итне кем алмасын ди? Үзебезнең хуҗалыкта үстерәбез, тегеннән-моннан алган юк, - дип сөйләде Бордыбаш авылыннан «Борһанов» шәхси ярдәмчел хуҗалык җитәкчесе Илдус Борһанов.

Ап-ак казларын рәт-рәт итеп тезеп куйган күзкәйле Каюмовлар янына киләм. Наил абый белән Саҗидә апа үз хуҗалыкларында кош-корт үстереп, шуларны суеп, эшкәртеп саталар икән. Каз түшкәләре сокланып туймаслык: чиста, көр.

- Казлар өч-дүрт килодан артык. Бәяләре дә тышкы кыяфәтләренә карап билгеләнә. Килосын 380 сумнан сатабыз. Күрәсезме: нинди чисталар, тиреләре ертылмаган. Саҗидә һәрберсен үз куллары белән чистарта, - дип сөйләде тормыш иптәше турында Наил Каюмов.

Зәй районыннан килеп, кош-корт ите сатучы Зинаида Асанова белән дә сөйләшеп алдык. Аның күркә түшкәләренә карап хәйран каласың. Берсе-берсе ун килолап.

- Казның килосы - 350, индо-үрдәк - 400, күркә 250 сумнан йөри. Эч-башлар һәм эчәгеләр шул 100 сумнан сатыла инде. Күрәсезме: монда 20 килограммнан артык авырлыктагы күркәләр дә бар. Халык ала, алай буш кесә белән кайтып киткән юк, - дип сөйләде Зинаида Николаевна.

Шуны әйтеп үтәсе килә: 17, 18, 25 декабрь көннәрендә Чаллы шәһәренең Азатлык мәйданында, 24 декабрьдә Сарман трактында каз ярминкәләре узачак. Халык өчен күңелле концерт программасы да каралган.

Монннан тыш ярминкәдә балык, киез итекләр, бәйләнгән бияләйләр, себеркеләр, туңдырылган җиләк-җимешләр дә сатып алырга була иде. Шулай ук, җылы җәймә астыннан булса да, бәрәңге, суган сатучылар да очрады. Рәтләр буенча йөргәндә, еш кына бал белән сату итүчеләрне күрергә була иде. Ирле-хатынлы Рәшидә һәм Фәнил Гыймазовлар белән сөйләшеп алдык.

- Без үзебез Чаллыдан. Минзәлә районында үз умарталыгыбыз бар. Шуннан экологик чиста бал алып килеп сатабыз. Балның сыйфаты өчен җавап бирәбез. 100 процент чиста юкә һәм чәчәк балы. Бәяләр безнең бертөрле инде: балның килосы 330 сумнан. Узган атнада 5 меңлек саткан идек, бу шимбәдә ничек булыр, - дип сөйләде Рәшидә Гыймазова.

Сүз уңаеннан, район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе хәбәр итүенчә, ноябрь аенда Чаллы шәһәрендә оештырылган ярминкәләрдә 43 миллион 700 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Бер шимбәдә 11 миллион сумлык продукция сатылган дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев