Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Ирек» һәм «Камский» җитештерү кооперативлары терлек азыгы әзерләү күрсәткечләрен тоткарлый 

Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәнов урып-җыю кампаниясе белән беррәттән баручы терлек азыгы әзерләү эшенә дә нәтиҗә ясады.

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында күпьеллык үләннәр тулысынча чабып алынган. Хуҗалык хезмәтчәннәре берьеллык үләннәрне чаба башладылар. Әлеге эш 3856 гектар мәйданда башкарылган. Бу планның 54 проценты дигән сүз. Район буенча 13,5 мең тонна печән, 32,6 мең тонна сенаж, 11 тонна яфраказык әзерләнгән. Тупланган азык бер терлек башына уртача 13,4 центнерны тәшкил итә. Республика буенча әлеге күрсәткеч 14,2 центнерга тигез. Тулаем күрсәткечләр буенча районны тоткарлаучы хуҗалыклар «Ирек» һәм «Камский» җитештерү кооперативы икәнлеге әйтелде. Аларда бер терлек башына уртача 3 центнер гына азык әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев