Васильевода фаҗига: 27,5 мең вольтлы ток сугып, бала һәлак булган
Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә фаҗига булган. Бала югары көчәнешле электр чыбыкларына кармак белән кагылган. Нәтиҗәдә, ток сугудан ул һәлак булган.
Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, өч яшүсмер балык тотарга чыккан. Тимер юл аша чыккан вакытта аларның берсе очраклы рәвештә кармак белән контакт челтәренә кагылган. Чыбыклардагы көчәнеш якынча 27,5 мең вольт тәшкил иткән, һәм ток сугу фаҗига белән тәмамланган — бала урында ук һәлак булган.
Шәһәр башлыгы һәлак булган малайның гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ул шулай ук муниципалитет тарафыннан гаиләгә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтте, дип яза Татар-Информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев