Татарстанда 29 сентябрьдә +22 градуска кадәр җылы булачак
Яңалыклар

Татарстанда 29 сентябрьдә +22 градуска кадәр җылы булачак

29 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемнәр фаразланмый, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

Көн дәвамында көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан 3–8 м/с тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +1…+6 градус тәшкил итәчәк. Республиканың көнбатыш районнарында ул +12 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Көндез һава +17…+22 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев