Картлык буенча иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 ел иминият стажы кирәк. Ә уку чорлары бу стажга керәме?
2002 елга кадәр югары һәм урта махсус уку йортларында — институт, университет, техникум һәм училищеларда белем алган чорлар билгеле шартларда иминият стажына кертелергә мөмкин. Ординатура һәм аспирантурада уку да исәпкә алына ала, дип яза Татар-информ.
Әгәр пенсия өчен кирәкле стажны тулыландыруга берничә ел җитмәсә һәм аларның бер өлеше 2002 елга кадәрге уку чорына туры килсә, граждан Социаль фондка мөрәҗәгать итә ала. Тиешле нигезләр булганда, бу вакыт стажны билгеләгәндә исәпкә алынырга мөмкин.
2002 елдан соңгы уку чорларына таләпләр башка. Эш бирүче тарафыннан оештырылган һәм пенсияне вакытыннан алда билгеләү белән бәйле әзерлек чорлары стажга кертелергә мөмкин.
Монда белем алу факты гына җитми. Уку вакытында эш бирүче хезмәткәр өчен иминият кертемнәрен түләгән булырга тиеш. Шул шарт үтәлгәндә генә бу чор иминият стажын исәпләгәндә каралырга мөмкин.
Нет комментариев