Уңыш яхшы, ә бәяләр түбән: Миңнеханов Путинга игенчеләрнең проблемасын җиткерде
җәмгыять

Уңыш яхшы, ә бәяләр түбән: Миңнеханов Путинга игенчеләрнең проблемасын җиткерде

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Сөйләшү барышында төбәкнең агымдагы елдагы социаль‑икътисади үсеше турында фикер алышу булды, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

Татарстанның икътисади күрсәткечләре нык: тулай төбәк продукты 3 трлн 760 млрд сумга җитте, сәнәгать җитештерүе 3 трлн 880 млрд сум тәшкил итә. Ваклап сату күләме 1 трлн 102 млрд сумга тигез — бу, үсеш темпы буенча, 107 процентны тәшкил итә.

Владимир Путин Татарстанның көчле позицияләрен югары бәяләде: «Сездә барысы да әйбәт, шартлар яхшы. Татарстан бик күп юнәлешләр буенча лидерлык позицияләрен саклап калыр, дип ышанам», — диде ул.

Әмма очрашуда кискен бер мәсьәлә дә күтәрелде. Бу – ашлыкка сатып алу бәяләренең түбән булуы. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов иген уңышының яхшы булуына карамастан, аграрийлар өчен проблема барлыгын ассызыклады: «Урып‑җыю буенча — уңыш яхшы. Әмма логистика ябык булу сәбәпле, ашлык бәяләренә карата сорау бар. Ашлык бәясе әлегә түбән. Әлбәттә, бу борчый», — дип билгеләде ул.

Россия Президенты: «Моны бергәләп тикшерәчәкбез», — дип ышандырды.

Фото: kremlin.ru

 

 


Нет комментариев