Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Тукайлылар Чирмешәнне яулап кайтты

Тукай районы инвалидлар оешмасы вәкилләре Чирмешән якларында үткән республика күләмендәге спорт ярышларында катнашып, зур уңышларга иреште.

Ун кешедән торган команда уеннарда гына сынатмыйча, үзенең иҗади осталыгы һәм күтәренке рухы белән дә күпләрне таң калдырды.

Чирмешәндә оештырылган бу чарада Татарстанның 11 районы көч сынашты. Тукайлылар өчен өстәл уеннары ярышында катнашу беренче тапкыр булса да, нәтиҗәләр көтелгәннән дә яхшырак: Марат Әшрапов (Биклән авылы) – нарды буенча 2нче урын; Рәйсә Каюмова (Калмаш авылы) – шаффлборд уенында 1нче урын яулады.

Гомумкоманда исәбендә безнең район лаеклы 4нче урында калды. Ярышлар спорт уеннары белән генә чикләнмәде. Калмаштан Илнар Кашаповның гармун моңнары юл буе һәм бәйге вакытында командага яшәү дәрте өстәп торса, Түбән Суык-Судан килгән педагог-рәссам Дилшат Фазуллинның күргәзмәсе барлык катнашучыларның игътибарын җәлеп итте. РФ Мәгариф отличнигының кул эшләнмәләре халыкта зур соклану уятты. Тукай районы ветераннар (инвалидлар) оешмасы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар инвалидлар өчен аралашу һәм үз көчләренә ышаныч өстәү өчен бик мөһим.

Фото: Фәйрүзә Вәҗиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев