Татарстанда Идел һәм Кама буйлап елга круизларына ихтыяҗ арткан
Җәй җитү белән күпләр ял турында уйлана башлый. Кемдер диңгез буена ашкына, кемдер тарихи шәһәрләрне күрергә тели, ә кайберәүләр елга буйлап теплоходта сәяхәт итүне кулай күрә. Бәяләр үзгәрүгә, озын очышларга һәм бүгенге катлаулы вәзгыятькә карамастан, Татарстан халкының сәяхәт итүгә кызыксынуы кимеми. Киресенчә, кешеләр ялларын алдан ук планлаштыра, үзләренә иң кулай юнәлешләрне сайлый.

Быел туристлар кайсы юнәлешләргә өстенлек бирә, ял бәяләре ничек үзгәргән, сәяхәт вакытында нинди кыенлыклар очрый һәм ни өчен россиялеләр һаман да актив рәвештә ял итәргә омтыла – бу хакта Чаллы шәһәренең «Все включено» туристик агентлыгы җитәкчесе Наталья Петрова сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, быел җәй чит илләрдә ял итәргә теләүчеләр иң элек Төркияне сайлый. Популярлык буенча икенче урында – Мисыр, ә өченче урынны соңгы вакытта аеруча зур кызыксыну уяткан Вьетнам били.
Наталья Петрова билгеләп үткәнчә, Вьетнамга ихтыяҗ сизелерлек арткан. Туристларны ун сәгатькә якын дәвам иткән очыш та куркытмый. Моның сәбәбе аңлаешлы: анда ял бәяләре чагыштырмача арзанрак, диңгезе җылы, җиләк-җимешләр мул, ә Көньяк-Көнчыгыш Азиянең экзотик табигате һәм мәдәнияте күпләрне үзенә җәлеп итә.

Россия буенча сәяхәтләр дә популяр булып кала. Татарстан халкы экскурсия өчен ешрак Санкт-Петербург белән Калининградны сайлый. Диңгез буенда ял итәргә теләүчеләрнең күбесе Абхазиягә юл тота. Ә менә Краснодар крае курортларына кызыксыну быел сизелерлек кимегән.
Чит илдә ял итү бәяләре дә бераз үзгәргән. Туристик агентлык җитәкчесе әйтүенчә, Төркиягә юлламалар кыйммәтләнгән, әмма бу үсеш зур түгел. Моннан тыш, туристлар өчен элеккечә үк отышлы «кайнар турлар» тәкъдим ителә.
Быелгы сезонның тагын бер үзенчәлеге – елга круизларына ихтыяҗның кискен артуы. Республика халкы Идел һәм Кама буйлап теплоходларда сәяхәт итүне ешрак сайлый башлаган. Наталья Петрова сүзләренә караганда, мондый турларга сорау шулкадәр зур, хәтта аны чын мәгънәсендә ажиотаж дип атарга мөмкин.
Авиаочышларга килгәндә, рейсларның вакыт-вакыт тоткарлануы яки күчерелүе күзәтелә. Әмма туристик агентлыкта билгеләп үтүләренчә, быел мондый очраклар зур кыенлыклар тудырмый. Туристларны мөмкин булган үзгәрешләр турында алдан ук кисәтәләр. Моннан тыш, сәяхәтчеләр үзләре дә җаваплырак була төшкән: алар аэропортларның онлайн-таблоларын күзәтеп бара, шуңа күрә очыш вакытына туры китереп килә.
Наталья Петрова фикеренчә, быелгы туристик сезонның иң мөһим үзенчәлеге – кешеләрнең, катлаулы геосәяси вәзгыятькә карамастан, ял итүдән баш тартмавы.
– Бүген кешеләр ялның никадәр мөһим икәнен яхшы аңлый. Шуңа күрә, нинди генә шартлар булмасын, мөмкинлек табып сәяхәт итәргә тырышалар. Бу бик сөендерә. Ял – ул күңел күтәренкелеге генә түгел, сәламәтлекне ныгыту, көч туплау һәм алдагы эш өчен яңадан энергия алу мөмкинлеге дә, – дип ассызыклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев