Татарстанда «Утилизация мәктәбе: электроника» программасы нәтиҗәле эшли
Табигатьтән рациональ файдалану фонды мәгълүматларына караганда, узган ел республикада 185 тонна иске электроника утилизациягә тапшырылган. Программада 32 районнан 314 оешма катнашкан, ә 2022 елдан бирле җыелган техника күләме 551 тоннага якын.
Табигатьтән рациональ файдалану фонды «Утилизация мәктәбе: электроника» программасының нәтиҗәләрен чыгарды. Узган ел республика халкы һәм оешмалар тарафыннан 185 тонна иске техника җыеп тапшырылды. Бу чарада 32 районнан 314 оешма катнашты.
Программа 2022 елдан башлап эшли – дүрт ел эчендә 551 тоннага якын техника җыелган. Катнашу өчен рәсми сайтка керергә мөмкин: eko-fond.ru/electronics.
Утилизациягә нәрсәләр кабул ителә соң?
- Компьютерлар;
- өй техникасы;
- электр инструментлары;
- медицина һәм фәнни техника;
- телефоннар;
- электрон уенчыклар;
- картриджлар;
Программа Татарстанның Экология министрлыгы белән Табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында төзелгән килешү кысаларында үтәлә һәм «Экологик иминлек» милли проекты максатларын тормышка ашыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев