Татарстанда талпан энцефалитының беренче очрагы теркәлде
Татарстанда сезон башланганнан бирле талпан вируслы энцефалитының беренче очрагы теркәлгән, ә талпан кадалудан соң меңләгән кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.
Татарстанда сезон башланганнан бирле талпан вируслы энцефалитының беренче очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР идарәсе хәбәр итүенчә, инфекция йоктырган ир-ат Чиләбе өлкәсендә ял иткән вакытта талпан кадалу нәтиҗәсендә зарарланган.
Хәзерге мәгълүматларга караганда, республика медицина оешмаларына талпан кадалудан соң 2643 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, алар арасында 604 бала бар. Иң күп очраклар Казанда теркәлгән — 728 кеше. Шулай ук Чаллыда 262, ә Әлмәт районында 246 мөрәҗәгать булган.
Белгечләр талпаннарның активлыгы сезон дәвамында саклануын искәртә һәм халыкны саклану чараларын үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев