Татарстанда Социаль фонд исеменнән шалтыратучы мошенниклар активлашкан
Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге республика халкын мошенниклар куллана башлаган чираттагы алдау схемасы турында кисәтә. Соңгы вакытта үзләрен Социаль фонд хезмәткәрләре дип таныштырып шалтыратучылар саны арткан.
Аферистлар, имеш, гражданның шәхесен раслау кирәклеген сәбәп итеп, кәрәзле телефон номеры, паспорт мәгълүматлары, СНИЛС реквизитлары яки СМС аша килгән кодларны хәбәр итүне сорый. Кайбер очракларда алар шәхси мәгълүмат бирүдән баш тарткан кешеләрне пенсия түләүләрен туктату белән дә куркыта.
Еш кына мошенниклар пенсионерларны алдарга тырыша. Алар шәһәр телефоннарына шалтыратып, янәсе кешенең иминият стажы җитәрлек түгел һәм аның фамилиясе махсус исемлеккә кертелгән дип ышандыра. Аннары Социаль фондның клиент хезмәтенә ашыгыч рәвештә язылырга кирәклеген әйтәләр. Шул ук вакытта сөйләшү мәҗбүри рәвештә яздырыла, ә кабул итүгә талон бирелми дип ялган мәгълүмат җиткерәләр.
Социаль фонд искәртә: хезмәткәрләр беркайчан да телефон аша шәхси мәгълүмат, документ реквизитлары, СНИЛС номеры яки СМС-кодлар сорамый. Пенсияләрне билгеләү, иминият стажы яки башка социаль түләүләргә кагылышлы мәсьәләләр бары тик граждан шәхсән мөрәҗәгать иткәндә һәм тиешле документлар тәкъдим иткәндә генә карала. Шулай ук ашыгыч рәвештә ачыкларга кирәк булган нинди дә булса «исемлекләр» дә юк.
Белгесез кешеләр шалтыраткан очракта, сөйләшүне дәвам итмәскә, шәхси мәгълүматны хәбәр итмәскә һәм алар әйткән номерларга кире шалтыратмаска киңәш ителә. Әгәр шалтырату шик тудырса, аны шунда ук өзәргә һәм бу хакта полициягә хәбәр итәргә кирәк.
Социаль фондның Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, пенсиядән мәхрүм итү белән куркытып шалтыратучыларның төп максаты – гражданнарның шәхси мәгълүматларын үзләштерү. Шуңа күрә ул республика халкын билгесез кешеләргә шәхси мәгълүматларын җиткермәскә, ә мондый шалтыратулар булганда сөйләшүне кичекмәстән өзәргә киңәш итте.
Өстәмә мәгълүматны һәм консультацияне Россия Социаль фондының бердәм контакт-үзәге аша 8 800 100 00 01 телефоны буенча алырга мөмкин. Шалтырату бушлай, хезмәт тәүлек әйләнәсе эшли. Фонд эшчәнлеге, социаль ярдәм чаралары һәм түләүләр турында рәсми мәгълүмат СФРның рәсми сайтында һәм рәсми социаль челтәрләрдә урнаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев