Татарстанда күпбалалы гаиләләргә җир урынына бирелә торган түләү күләме артты
җәмгыять

Татарстанда күпбалалы гаиләләргә җир урынына бирелә торган түләү күләме артты

Татарстанда күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлеге урынына акчалата түләү күләме 200 меңнән 234 321 сумга кадәр артты. Бу хакта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хәбәр итә.

Яңа кагыйдәләр буенча түләү күләме ел саен индексацияләнәчәк. Кабинет Министрларының тиешле карары нигезендә яңадан исәпләү 1 февральдән башкарылачак.

Акчалата түләү җир кишәрлеге бирүгә альтернатива булып тора һәм гариза нигезендә рәсмиләштерелә.

2026 елның 16 сентябренә Татарстанда өч һәм аннан күбрәк баласы булган 72 610 гаилә җир кишәрлеге алу өчен исемлеккә кертелгән.


Нет комментариев