Казан – Чаллы арасында елга маршруты эшли башлады
Татарстанда Казан белән Чаллыны тоташтыручы яңа елга маршруты ачылды. Бу юнәлештә пассажирлар йөреше озак еллардан соң яңадан торгызылды. «Флот РТ» компаниясендә әлеге вакыйганы елга транспорты үсешендә мөһим этап дип бәялиләр.
Оешмада билгеләп үтүләренчә, киләчәктә маршрутлар челтәре киңәйтеләчәк, ел саен яңа юнәлешләр ачу планлаштырыла. Беренче пассажирларга уңайлы һава торышы һәм тыныч сәяхәт теләнде, шулай ук сәфәрдән соң фикер-тәкъдимнәр белән уртаклашу соралды, дип яза Татар-Информ.
Юлда заманча «Метеор-2020» типтагы тиз йөрешле суднолар файдаланыла. Маршрут Чистай, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендә тукталышларны үз эченә ала, анда туристлар өчен экскурсия программалары оештырыла.
Казаннан рейслар җомга һәм шимбә көннәрендә, Чаллыдан — шимбә һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла. Юл вакыты тукталышларга карап берничә сәгать тәшкил итә.
Билет бәясе маршрут ераклыгына бәйле. Казан – Чаллы юлы якынча 2 мең сум тора. 5 яшькә кадәрге балалар өчен юл бушлай, шулай ук кайбер социаль категорияләр өчен ташламалар каралган.
Билетларны «Флот РТ»ның рәсми сайты аша яки Казан елга вокзалы кассаларында сатып алырга мөмкин.
Фото: © Надежда Гордеева / «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев