Татарстанда 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга икенче һәм аннан соңгы бала туган очракта 350 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм кертү тәкъдим ителә. Тиешле карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документ нигезендә, әлеге чара 2032 елның 1 гыйнварына кадәр туган икенче һәм аннан соңгы балаларга кагылачак.
Түләүне рәсмиләштерү өчен гариза бирүченең Россия бюджет системасына салымнар, җыемнар һәм иминият кертемнәре буенча бурычы булмаска тиеш. Моннан тыш, ярдәм алу өчен бала туган көннән соң алты ай эчендә мөрәҗәгать итү зарур.
Нет комментариев