Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Россиядә классик чәкчәк өчен беренче ГОСТ расланды

Росстандарт стандарт буенча чәкчәкнең рецепты, төсе, формасы һәм сыйфаты буенча бердәм таләпләр керткән. Хәзер десертны әзерләүдә югары сортлы ингредиентлар куллану һәм төп рецептны саклау мәҗбүри булачак.

Россиядә классик чәкчәк өчен беренче илкүләм стандарт (ГОСТ) расланды. Бу хакта Росстандартның рәсми сайтында хәбәр ителә. Стандарт Идел буе һәм Үзәк Азия халыкларының популяр десертларының рецепты, тышкы кыяфәте һәм сыйфатына бердәм таләпләр кертә.

Яңа документ буенча, чәкчәк таучык формасында һәм алтынсу-бал төстә булырга тиеш. Аның составына югары сортлы бодай оны, йомырка, шикәр һәм балдан ясалган сироп керә. Өстәмә ингредиентлар — чикләвек, кипкән җиләк-җимеш яки көнҗет — рөхсәт ителә, әмма төп рецепт сакланырга тиеш.

ГОСТ шулай ук консистенция, хуш ис, төрү, саклау һәм транспортлау кагыйдәләрен билгели. Ул җитештерүчеләргә эталон десерт ясауда ярдәм итә, ә сатып алучыларга «чәкчәк»ның нинди булырга тиешлеген төгәл аңларга мөмкинлек бирә.

Тулырак: Tatar-Inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев