Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Россиядә чит ил номерларыннан шалтыратуларга чикләү кертергә җыеналар

«Дәүләт хезмәтләре» порталында яңа мөмкинлек барлыкка килергә мөмкин. Кешеләр чит ил номерларыннан килгән шалтыратуларга үзләре чик куя алачак. Бу хакта Түбән Новгородта узучы «Россия сәнәгатенең цифрлы индустриясе» (ЦИПР) конференциясендә РФ вице-премьеры һәм хөкүмәт аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, система инде әзер диярлек. Чикләүне «Дәүләт хезмәтләре» аша куеп булачак. Хәзер кешеләр кредит алу яки SIM-карта рәсмиләштерүгә үзләренә тыю куйган кебек, бу функция дә шулай эшләячәк.

Элек чит ил шалтыратуларын автомат рәвештә блокларга тәкъдим иткәннәр иде. Әмма соңыннан бу фикерне үзгәрткәннәр. Хәзер кеше үзе теләсә генә бу хезмәт тоташтырыла.

Моннан тыш, элемтә операторлары чит илләрдән килгән шалтыратуларны махсус билгеләргә тиеш булачак. Бу кешеләргә шикле шалтыратуларны тизрәк аңларга ярдәм итәчәк.

Хәзер кибермошенникларга каршы беренче чаралар пакеты эшли инде. Икенче пакет Дәүләт Думасында беренче укылышны узган, өченче пакетны әзерли башлаганнар.

Хөкүмәт мәгълүматлары буенча, күрелгән чаралар нәтиҗә бирә. 2025 елда IT-җинаятьләр саны 12 процентка кимегән. Ә 2026 елның беренче өч аенда бу күрсәткеч тагын якынча 30 процентка азайган, дип яза ТАСС.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев