Россиядә «ата капиталы» барлыкка килергә мөмкин
Россиядә күп балалы гаиләләр өчен 2 миллион сум күләмендә «ата капиталы» кертү тәкъдим ителде.
Инициатива белән РФ Иҗтимагый палатасы вәкиле Сергей Рыбальченко чыкты.
Тәкъдим өч һәм аннан күбрәк бала табуны стимуллаштыруга, шулай ук гаиләдә әтинең ролен ныгытуга юнәлтелгән. Аның фикеренчә, хәзерге ярдәм чаралары күбрәк аналарга карый, ә әтиләргә дә шундый ук игътибар кирәк.
«Ата капиталы»н гаиләдә өченче бала туганда бирү күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев