Татарстанда электрон хезмәт кенәгәсен сайлаган кешеләр саны 400 меңнән арткан. Соңгы елларда цифрлы форматка күчүчеләр саны 15 процентка үскән.
Электрон кенәгәдә хезмәткәрнең стажы, эш урыннары һәм хезмәт эшчәнлегендәге үзгәрешләр турындагы мәгълүмат саклана. Аны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша теләсә кайсы вакытта алырга мөмкин.
Цифрлы формат кәгазь документны югалту яки бозу куркынычын да бетерә. Яңа эшкә урнашканда хезмәт кенәгәсен алып бару таләп ителми — эш бирүче мәгълүматны Социаль фонд системасыннан ала.
Россиядә электрон хезмәт кенәгәләре 2020 елдан кулланыла. 2020 елның 31 декабреннән соң беренче тапкыр эшкә урнашучылар өчен хезмәт кенәгәсе баштан ук электрон рәвештә алып барыла.
Нет комментариев