Мошенниклар Бердәм дәүләт имтиханнарының «җавапларын» сата башлаган
Татарстан прокуратурасында чыгарылыш сыйныф укучыларын Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) белән бәйле мошенниклык схемасы турында кисәттеләр. Җинаятьчеләр имештер «әзер җаваплар» сатып алырга тәкъдим итә, әмма акча күчерелгәннән соң иске материаллар җибәрә яисә бөтенләй юкка чыга. Кайбер очракларда алар шантажга да күчә.
Мошенниклар мессенджерларда һәм төрле сайтларда «имтихан җаваплары» сатыла дигән ялган игъланнар урнаштыра. Алар кызыксынган кешеләрдән акчаны аноним счетларга, банк карталарына, тиз түләү системалары аша яки хәтта криптовалюта рәвешендә күчерүне таләп итә..
Түләүдән соң зыян күрүчеләр еш кына узган еллардагы биремнәрне генә ала яки бөтенләй җавапсыз кала. Кайчак мошенниклар басымны дәвам итә: өстәмә акча таләп итә һәм «җаваплар сатып алу» фактын фаш итү белән яный.
Күзәтчелек ведомствосында ассызыклауларынча, БДИның чын җаваплары ирекле сатуда юк. Аларны сатып алырга омтылу финанс югалтуларына һәм алдау корбаны булу куркынычына гына китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев