Махсус хәрби операция зонасында Нәзарәтнең җиденче блиндаж мәчете ачылды
җәмгыять

Махсус хәрби операция зонасында Нәзарәтнең җиденче блиндаж мәчете ачылды

Махсус хәрби операция зонасында Татарстан мөселманнары ярдәме белән җиденче блиндаж мәчет ачылды. Ул Мәүлид ае көннәрендә хәрби частьләрнең берсендә төзелгән. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Мәчет Нәзарәтнең полк имамнары тырышлыгы белән барлыкка килгән. Ачылу тантанасында Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Нәзарәт казые Марат хәзрәт Мәрданшин катнашып, хәрбиләргә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен җиткергән.

Марат хәзрәт махсус хәрби операция зонасына чираттагы командировкасы вакытында Луганск һәм Донецк юнәлешләрендәге хәрбиләргә ярдәм дә тапшырган. Татарстанның төрле районнарындагы мөселманнар автомобиль, повербанклар, азык-төлек, генератор, маскировка челтәрләре һәм башка кирәкле әйберләр җибәргән.

Командировка барышында шулай ук сигез хәрби частьтә һәм бер госпитальдә Мәүлид мәҗлесләре үткәрелгән. Хәрбиләргә Коръән укылган, салаватлар әйтелгән һәм догалар кылынган.

21 сентябрьдә Марат хәзрәт мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашып, сәфәр нәтиҗәләре турында сөйләгән һәм хәрбиләрдән сәлам җиткергән.

Фото/ ТР МДН сайты


Нет комментариев