Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Күзкәй укучылары Тукай образының серен чиште

Күзкәй авылы китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Бер портрет тарихы» исемле очрашу узды. Чарада укучылар рәссам Ефим Симбиринның «Шагыйрь Г. Тукай» картинасы аша әдипнең иҗади илһам халәтен һәм катлаулы тормыш юлын өйрәнделәр.

Очрашу барышында балалар игътибарына тәкъдим ителгән портрет тирән фикер алышу уятты. Рәссам шагыйрьне иҗади илһамның мистик халәтендә гәүдәләндерә: Габдулла Тукай куллары белән урындык аркасына таянган хәлдә уйчан карашын еракка төбәгән. Ефим Симбирин язучының кичерешен, тормышын һәм күңел халәтен бик оста күрсәтә, аның образын тирәннән ачып бирә.

Китапханәгә килгән укучылар белән портретның нинди төсләр кулланып ясалуы, арткы фонда яшеренгән образлар, шагыйрьнең киеме һәм уйчан карашының ни аңлатуы турында җанлы сөйләшү оештырылды. Мондый чаралар мәктәп балаларында сәнгатькә сөю уятырга һәм бөек татар классигының мирасын тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

Фото: район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев