Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Йөзләгән сабыйга гомер бүләк иткән табиб бүген дә сафта

Иске Җирекле авылында гомер итүче Мәдинә Шәкүрова матур бәйрәмен — 89 яшь туган көнен билгеләп үтте.

Тукай районының легендар табиб-акушеры, йөзләгән балага дөньяга килергә булышкан ак халатлы фәрештә бүген дә сафта: ул «Все для СВОих» волонтерлар командасының иң актив әгъзасы.

Мәдинә Мөзаһитовнаны Тукай районында белмәгән кеше юктыр. Озак еллар район үзәк хастаханәсендә акушер-гинеколог булып эшләп, ул йөзләгән хатын-кызга ана булу бәхетен бүләк итте. Тәҗрибәле табиб һәм остаз буларак, ул яшь белгечләргә юл күрсәтүче дә булды. Аның тырышлыгы, һөнәренә тугрылыгы һәм кешеләргә булган чиксез мәхәббәте бүген дә үрнәк булып тора.

Мәдинә Шәкүрованы туган көне белән котларга Иске Җирекле волонтерлары килде. Мәдинә апа бүгенге көндә дә өйдә генә утырмый: ул хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрүдә катнаша, солдатлар өчен файдалы чәй җыентыклыры әзерли.

«Мәдинә Мөзаһитовна — безнең җан җылыбыз. Аның хезмәт сөючәнлеге, киң күңеллелеге безгә көч бирә. Ул беркайчан да читтә калмый, һәрвакыт ярдәмгә ашыга», — дип хәбәр итә безгә «Все для СВОих» волонтерлар төркеме вәкиле, Иске Җирекле авылының «Дуслык» үзәге директоры Гөлназ Зарипова.

Фото: Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев