Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Больничный өчен иң зур түләү – 7 мең сумга якын

Авыру сәбәпле эшкә яраксызлык очрагында беренче өч көн өчен пособие эш бирүче тарафыннан түләнә, ә дүртенче көннән башлап түләүләр Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге аша башкарыла. 2026 елның гыйнварыннан башлап гомуми түләүләр күләме 7 миллиард сумнан артып киткән.

Пособие күләмен исәпләгәндә хезмәткәрнең иминият очрагына кадәрге соңгы ике елдагы уртача хезмәт хакы нигез итеп алына. Әгәр хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан түбән булса яки иминият стажы 6 айдан ким икән, түләү МРОТ буенча билгеләнә. Искәртеп узабыз: 2026 елның 1 гыйнварыннан МРОТ 27 093 сумга кадәр артты.

Татарстанда түләү системасы тулысынча автоматлаштырылган һәм гражданнар өчен уңайлы итеп оештырылган. Уртача алганда, көн саен якынча 1267 пособие күчерелә. Түләү күләме хезмәт стажына һәм хезмәт хакына бәйле рәвештә индивидуаль исәпләнә: 8 елдан артык стаж булганда — 100%, 5–8 ел аралыгында — 80%, 5 елдан ким булганда — 60% күләмендә түлиләр. Быел бер көнгә максималь пособие 6 827,40 сум тәшкил итә.

Акчалар эш бирүчедән кирәкле мәгълүматлар алынганнан соң 10 эш көне эчендә күчерелә.

«Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган аккаунты булган гражданнар электрон больничныйларның ачылуы һәм ябылуы, шулай ук түләүләр күчерелү турында хәбәрләр ала.

Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәтләр турында мәгълүматны СФР сайты аша һәм рәсми социаль челтәрләрдә — MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм аша табарга мөмкин.

Россия Социаль Фондының ТР буенча бүлекчәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев