Чаллыда ике фатирга кереп, сейфлардан акча урлаган 16 яшьлек яшүсмернең эзенә полиция хезмәткәрләре бер тәүлек эчендә төшкән. Урлашу артында мошенниклар оештырган катлаулы схема торган.
Башта җинаятьчеләр 20 яшьлек Чаллы кешесен үз йогынтысына алган. Егет Санкт-Петербургтан шәһәргә кайтып, әбисе һәм әти-әнисенең фатир ачкычларын алар күрсәткән яшерен урыннарга калдырган. Һәр урынны ул фотога төшереп, рәсемнәрне мошенникларга җибәргән.
Бу фотолар соңрак Казанда яшәүче 16 яшьлек яшүсмергә юл күрсәтүче мәгълүматка әйләнгән. Ул Чаллыга килеп, ачкычларны табып, күрсәтелгән фатирларга кергән һәм сейфлардан 100 мең сум һәм 1500 доллар акча алып чыккан.
Яшүсмер Казанга әйләнеп кайткач тоткарланган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү барышы буенча, яшүсмергә алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы яный.
Нет комментариев