Чаллының Әпсәләмов проспектындагы күпкатлы йортта фатирда янгын чыккан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, 10нчы каттагы торакта җиһазлар һәм көнкүреш әйберләре янган. Ут 16 квадрат метр мәйданга таралган.
Янгын вакытында фатир хуҗасы — 44 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аны медицина ярдәме күрсәтү өчен хастаханәгә озатканнар. Шулай ук коткаручылар күрше фатирда булган 57 яшьлек ир-атны махсус коткару битлеге ярдәмендә куркыныч урыннан чыгарган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазыннан файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан. Фатир хуҗасы караватны фен белән киптергән. Приборны электр челтәренә тоташтырылган килеш калдырып, үзе балконга тәмәке тартырга чыккан.
Фото/ Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе
Нет комментариев