Чаллыда узган ел ун кешенең кереме 1 миллиард сумнан артып киткән. Бу хакта шәһәрнең Федераль салым хезмәте инспекциясе җитәкчесе Диана Сәгытдинова аппарат киңәшмәсендә хәбәр итте.
Миллиардтан артык керем алганнарның бишесе — төрле оешма җитәкчеләре, дүртесе шәхси эшмәкәр булып теркәлгән. Тагын бер шәһәр кешесе мондый керемне кыйммәтле кәгазьләр белән операцияләрдән алган. Шәһәрдә күп фатирга ия булган милекчеләр дә бар. Иң күп торак бер кешенең милкендә — 30 фатир. Икенче урында 16 фатирлы, өченче урында 12 фатирлы милекче тора.
Нет комментариев