Балалы гаиләләр өчен салым кайтаруның яңа тәртибе кертелә
Россиядә балалы гаиләләр өчен салымны кире кайтаруның яңа механизмы кертелә. Яңа кагыйдәләр буенча, әти-әни аерым яшәсә дә, икесе дә бер үк вакытта бу түләүне рәсмиләштерә алачак.
Балалы гаиләләрдә әти һәм әни, аерым яшәсәләр дә, салым белән бәйле яңа түләүне бер үк вакытта рәсмиләштерә алачак. Бу хакта ТАССка Президент академиясе каршындагы Социаль анализ һәм фаразлау институты хезмәткәре, социология фәннәре кандидаты Елена Цацура хәбәр итте.
Сүз ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә кагылган яңа ярдәм чарасы турында бара. Әгәр гаиләдә һәр кешегә туры килгән керем төбәк яшәү минимумының 1,5 күләменнән артмаса, аларга салымның бер өлешен кире кайтару каралган. Димәк, мондый гаиләләр узган елда түләнгән 13 процент керем салымының (НДФЛ) 7 процентын кире алачак.
Елена Цацура әйтүенчә, Социаль фонд 2026 елның 1 июненнән бу түләү өчен гаризалар кабул итә башлаячак. Ул шулай ук әти-әниләр бергә яшәмәсә дә, икесе дә аерым-аерым бу ярдәмне алырга хокуклы булачагын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев