Балаларны су буенда игътибарсыз калдыру фаҗигагә китерә
җәмгыять

Балаларны су буенда игътибарсыз калдыру фаҗигагә китерә

Татарстанда җәй башыннан ук балалар катнашындагы бәхетсезлек очраклары теркәлә. Белгечләр әйтүенчә, фаҗигаләрнең төп сәбәпләре ел саен бер үк — балаларның олылардан башка су буена баруы һәм тыелган урыннарда коенуы.

Татарстан прокуратурасының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек җитәкчесе Александр Цеханович сүзләренчә, балаларның суда бату очраклары ел саен бер үк сәбәпләр аркасында кабатлана.

Аның әйтүенчә, җәй җитү белән балаларның суга батып үлү очраклары яңадан теркәлә башлый. Күпчелек фаҗигаләр коену өчен махсус җиһазландырылмаган урыннарда һәм олылар күзәтүеннән башка су кергәндә була.

«Без ел саен бер үк хәлне күрәбез. Шуңа күрә ата-аналар балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен даими аңлатып торырга тиеш», – дип искәртте ул.

Татарстанның кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев хәбәр иткәнчә, 2025 елда республика сулыкларында балигъ булмаганнар катнашында 7 фаҗига очрагы теркәлгән, шуларның 4сендә балалар һәлак булган.

Чагыштыру өчен, 2024 елда мондый 8 очрак булган, анда 5 баланың гомере өзелгән. Белгеч сүзләренчә, Казанда 2025 елда бер бала вафат булган, икесе коткарылган. Шулай ук Яшел Үзән районында ике бала исән калган, ә Мамадыш, Саба һәм Тукай районнарында үлем очраклары теркәлгән.

Төп сәбәп бер үк булып кала: балаларның олылар күзәтүеннән башка сулыкларда булуы һәм коену өчен яраклаштырылмаган урыннарда суга керү.

Чыганак/ Татар-информ

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев