Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Балалар бакчасында каллиграфия дәресләре кертергә тәкъдим ителде

Владислав Гриб балалар бакчаларының өлкән төркемнәрендә каллиграфия дәресләре кертергә тәкъдим итте. Аныңча, бу балаларның вак моторикасын һәм язу күнекмәләрен үстерергә ярдәм итәчәк.

РФ Иҗтимагый палатасы вәкиле Владислав Гриб балалар бакчаларының өлкән төркемнәрендә каллиграфия (матур язу) дәресләрен кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС яза.

Аның фикеренчә, бу файдалы булачак, чөнки хәзерге балаларда вак моторика — ягъни бармаклар белән төгәл хәрәкәтләр ясау начаррак үсә. Ул моны балаларның смартфоннар һәм планшетларны күп куллануы белән бәйли: анда язу урынына бары тик экранга басу гына кирәк.

Вак моторика зәгыйфь булу сәбәпле, балаларга соңрак мәктәптә язарга өйрәнү авыррак булырга мөмкин. Шуңа күрә мондый дәресләр аларга алдан ук әзерләнергә ярдәм итәр һәм башлангыч сыйныф укытучыларының эшен җиңеләйтер иде, дигән фикер әйтелә. 

Шулай ук ул каллиграфия баш миен, сөйләмне һәм фикерләүне үстерә. Аныңча, моны балалар бакчаларында кертү кыен түгел һәм ул зур чыгымнар таләп итми.

Владислав Гриб атнасына якынча 2–3 сәгать шөгыльләнүне тәкъдим итә, әгәр ата-аналар тарафыннан да ярдәм булса, нәтиҗәсе тагын да яхшырак булыр дип саный.

Моннан тыш, ул заманча технологияләр һәм ясалма интеллект балаларның фикерләүгә йөкләнешен киметергә мөмкин, шуңа күрә язу һәм моторика кебек төп күнекмәләрне үстерү аеруча мөһим, дип билгели.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев