2026 елда Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектына тагын 55 оешма кушылачак
Татарстанда «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты киңәя. 2026 елда проектта республика буенча тагын 55 оешма катнашып, хезмәт нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән түләүсез дәүләт ярдәмен алачак.
Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты кысаларындагы чараларны гамәлгә кертү актив рәвештә дәвам итә. Әлеге проект «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2026 елда проектка тагын 55 предприятие кушылачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сүзләренчә, федераль проектта катнашучы компанияләр уртача 20 миллион сум күләмендә икътисади нәтиҗәгә ирешә. Проект предприятиеләргә квалификацияле экспертлар җәлеп итү мөмкинлеге бирә: белгечләр хезмәткәрләрне укыта, сакчыл җитештерү алымнарын гамәлдә кулланырга ярдәм итә. Алынган белем һәм тәҗрибә оешмаларга киләчәктә эш нәтиҗәлелеген үстерергә һәм уңышларын ныгытырга юл ача.
Федераль проектта каралган барлык чаралар да дәүләт ярдәменә керә һәм катнашучылар өчен түләүсез тәкъдим ителә. 2026 елда әлеге юнәлешне гамәлгә ашыру өчен бюджеттан 142,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
2025 елда сакчыл җитештерү проектларын тормышка ашыруга Татарстанның 33 муниципаль берәмлегеннән икътисадның реаль секторында эшләүче 87 оешма җәлеп ителгән. Катнашучылар саны буенча Казан (15 предприятие), Әлмәт (11), Чаллы (10), Түбән Кама (8) һәм Яшел Үзән (7) алда бара.
Сакчыл җитештерү буенча проект, гадәттә, алты ай дәвамында гамәлгә ашырыла. 2025 елда 53 предприятие проектны тулысынча тәмамлаган, калганнары эшне 2026 елда йомгакларга ниятли.
Проектта катнашучы оешмалар экспертлардан методик ярдәм алачак: алар җитештерү процессларындагы югалтуларны ачыклап, бетерәчәк, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән яңа компетенцияләр үзләштерәчәк.
Федераль проект турында тулырак мәгълүматны производительность.рф ИТ-платформасында табарга, шул ук вакытта катнашу өчен гариза да калдырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев