Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

1 сентябрьдән Түбән Камада автобуслар кондукторсыз йөриячәк

Түбән Камада 1 сентябрьдән җәмәгать транспорты яңа форматта эшли башлаячак. Шәһәрдә интеллектуаль транспорт системасы кертелә, шуңа күрә автобусларда кондукторлар булмаячак. Бу хакта Түбән Кама мэры Радмир Беляев Екатеринбургта узучы «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Түбән Кама җәмәгать транспорты өлкәсендә «Яндекс» белән хезмәттәшлек итә башлаган Россиядәге беренче шәһәргә әверелгән.

«Без кондукторлар хезмәтеннән тулысынча баш тартабыз. Алар урынына интеллектуаль система эшләячәк. Барлык тукталышларда электрон экраннар һәм онлайн-таблолар урнаштырылачак. Бу пассажирлар өчен транспорттан файдалануны күпкә уңайлырак итәчәк», – дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Әлеге яңалык «Иннопром» күргәзмәсе кысаларында Түбән Кама шәһәре, «Яндекс Транспорт» ҖЧҖ һәм «Социаль карта» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланганнан соң игълан ителде. Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында кул куелды.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев