1 марттан — яңача: самолет салонына тагын нәрсәләрне бушлай алып кереп булачак?
Россиядә пассажирларга үзләре белән самолет салонына бушлай алып керергә рөхсәт ителә торган әйберләр исемлеген киңәйтергә планлаштыралар. Бу исемлеккә протезлар өчен кирәкле әйберләр дә кертеләчәк, дип хәбәр итә РИА Новости.
Яңартылган кагыйдәләр буенча, пассажирлар үзләре белән кул һәм аяк протезлары өчен кирәкле әйберләрне түләүсез йөртә алачак. Бу әйберләр төрелгән булырга, багаж полкасына яки урындык астына сыярга һәм куркыныч тудырмаска тиеш.
Моннан тыш, түбәндәге әйберләрне бушлай алып керергә рөхсәт ителә:
-
чәчәкләр, өс киеме;
-
балалар ризыгы һәм балалар бишеге (люлька);
-
җыелма чехолдагы костюмнар;
-
дарулар, кул таяклары (костыли);
-
Duty Free кибетләреннән сатып алынган товарлар;
-
шулай ук авиакомпания таләпләренә туры килә торган сумкалар һәм рюкзаклар.
Яңа кагыйдәләр 1 марттан үз көченә керә һәм биш ел дәвамында гамәлдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев