«Еллар үткәч кенә, апама сөйләдем. Ә әни әле дә белми...»
Джекка йомыркалар ник кирәк булган, бишенче каттан каз кай тарафларга “очкан”, әни белми калган сер турында «каз маҗаралары»нда.
Җәй көне ни хикмәттер, күңел гел авылга тарта. Эш атнасын көчкә уздырып, ялларда әти-әни янына кайтып төштем. Әнинең капка төбендә каз бәбкәләре саклап утыруын күргәч, кызык та, кызганыч та вакыйгалар искә төште.
Авыл халкы элек кош-кортны күпләп асрый иде бит. Бәбкәләрне инкубатор түгел, каз үзе ояда йомырка өстендә утырып чыгара иде. Безнең дә казыбызның 6-7 йомыркага утырган чагы. Тышкы якта әти каз моңсуланып йөри. Көнгә бер тапкыр әни каз ял итәргә чыга. Әти казның шул чагында сөенүләрен күрсәгез! Беркөнне шундый “тәнәфестән” кайткан каз дөнья яңгыратып каңгылдый башламасынмы. Ни булган дисәк, оядан йомыркалар юкка чыккан. Кечкенә сеңлемнең “таптым” дигән сүзенә, бакчага йөгереп керсәк, бик матур итеп тезеп куелган йомыркалар янында Джек исемле этебез ята. Ни хикмәт, берсе дә ватылмаган. Джекка алар нигә кирәк булган, ничек итеп ташыган - анысы безгә караңгы булып калды. Шулай да ул елны безнең 4 каз бәбкәсе чыкканы исемдә.
Икенче вакыйга студент вакытка туры килде. Көзге бәйрәмнәрдә ялга кайткач, әни кыстый-кыстый каз биреп җибәрде. И карыштым шуны алмаска. “Ач ятмагыз, ашка әз-әзләп салсагыз, тәмле була, сезгә кыш буена җитә”, дип сумкама салды әни. Суыткычта урын булмаганлыктан, казны пакетка салып, тәрәзәдән генә үрелеп, тышка элеп куйдык. Бишенче кат тәрәзәсендә 3-4 көн эленеп торганнан соң, казыбыз юкка чыкты. Кошларга ризык булгандырмы, ләкин без авыз да итә алмый калдык.
Каз белән бәйле тарихның өченчесе, укып бетереп, эшли башлаган вакытка эләкте. Апамның никахыннан соң, аларга бирелгән каз, ни сәбәпледер, миңа ияреп килде. Суыткычта гадәттәгечә урын булмау сәбәпле, (урын табылганга кадәр дип), бу каз балконга урнаштырылды да... онытылды. Искә төшеп, алып керим дигәндә, каз төсен вә исен дә үзгәрткән, ашарга яраксыз хәлгә килгән иде. Шул көнне кичкә таба апам каз сорап шалтыратмасынмы?! Иртәгә килеп алам, суыткычтан алып куй, җеби торсын, ди. Шундый гадәттән тыш хәлләр килеп туганда кешенең башы я бик яхшы эшли башлый, я эшләүдән баш тарта. Минем очракта беренчесе булды. Апама “борчылма, үзем китерермен”, дидем. Тиз арада белдерүләрдән эзләп табып, бәясен килешеп, каз сатып алып кайттым. Туңган казны башта кайнар сулы ваннага озаттым, җебегәч, фен белән киптереп, тиешле кыяфәткә китердем. Төннең икенче яртысына чыкканда бу процедуралар тәмамланып, апама дигән каз әзер булды. Еллар үткәч кенә, апама сөйләдем мин боларны. Ә әни әле дә белми…
Н.Туганов фотосы
Айсылу Шакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев