Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
1 июнь – балаларны яклау көне

Калмиядәге балалар бәйрәме кайнар коймаклар һәм күңелле уеннар белән истә калды

Калмия авылында Халыкара балаларны яклау көне бик күңелле һәм җылы атмосферада узды. Бәйрәмне оештыру өчен авылның барлык социаль учреждениеләре — мәктәп, клуб, балалар бакчасы һәм авыл китапханәсе бергә кушылып, зур бердәмлек күрсәтте.

Сабыйлар өчен әзерләнгән тантана уен-көлке, кызыклы чаралар белән үрелеп барды. Бәйрәмнең иң тәмле һәм истә калырлык өлеше исә мәктәп ашханәсендә оештырылды.

Биредә күп еллар балаларны тәмле ризыклар белән сыйлаучы Нурзания апа белән Илсөяр апа нәниләр өчен махсус рәвештә кайнар һәм хуш исле коймаклар пешерде.

Бәйрәмгә җыелган барлык балалар тәмле коймаклардан авыз итеп, кайнар чәй белән сыйландылар, дип хәбәр итә безгә Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев