Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
«01»хәбәр итә

Янгында пенсионерның шәхси йорты зыян күргән

Бүген иртән, 19 май көнне сәгать 05:34тә ашыгыч хезмәтләр пультына «Татарстан» совхозы поселогындагы шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә. Янгын сүндерү бүлекчәләре килеп җиткәндә, бинаның керү өлеше һәм түбәсенең бер өлеше яна торган була.

Янгын сүндерүчеләр утны гомуми мәйданы 22 кв. метр булган урында тиз арада локальләштерүгә һәм сүндерүгә керешәләр: ялкын керү зонасының 12 кв. метрын һәм түбә обрешеткасының 10 кв. метрын зарарлый.

Йорт 1951 елгы ир-атныкы. Хәзерге вакытта күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре фаҗиганың төгәл сәбәбен ачыклый, шулай ук китерелгән зыян күләмен, мөлкәтнең иминиятләштерелүен һәм йортта янгын турында хәбәр итү системаларының булу-булмавын тикшерә, дип хәбәр итә Тукай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторы Эльвира Краснова.

Фотолар: Эльвира Краснова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев