Әҗмәкәйдә ир-ат чүп яндырам дип БСМПга эләккән
Әҗмәкәй авылында яшәүче бер ир-ат үз участогында чүп яндырырга ниятләгән, әмма республикада гамәлдә булган махсус янгынга каршы режим таләпләрен исәпкә алмаган.
Нәтиҗәдә, ут коры үләнгә күчкән, ә 47 яшьлек янгын чыгаручы үзе төтен белән агуланып, Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП) озатылган, дип языда социаль челтәрләрдә.

Янгын коткаручылар тарафыннан тулысынча сүндерелгән. Хәзерге вакытта ялгышлык эшләгән участок хуҗасына 20 мең сумга кадәр штраф яный. Татарстан Республикасы буенча Россия ГАҖМ (МЧС) Баш идарәсе искә төшерә: махсус режим чорында кагыйдә бозучыларга җәзалар катгыйрак кулланыла.
Әлеге чорда штрафлар күләме түбәндәгечә:
- Гражданнарга: 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;
- Вазыйфаи затларга: 30 меңнән 60 мең сумга кадәр;
- Шәхси эшкуарларга (ИП): 60 меңнән 80 мең сумга кадәр;
- Оешмаларга: 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.
Коткаручылар язгы-җәйге чорда ут белән шаярмаска һәм ачык һавада учак якмаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев