Йортыбызга җылы нур бирүче
Иске Байлар авылында туып, бүгенге көндә шунда матур итеп яшәүче кадерле әтиебез, сөекле бабабыз Искәндәр Шәмси улы Харисовны 60 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз!
Кадерле әтиебез! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. Газизебез безнең! Гомер бәйрәмең көнендә сиңа иң изге, иң якты, иң матур теләкләребезне юллыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Без тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштык. Син – гаилә нигезебезнең тоткасы, киңәшчебез, авыр вакытларда ярдәм кулы сузучыбыз, таянычыбыз, терәгебез. Үз-үзеңне аямый, гаиләм, балаларым дип тырышасың. Кайчан килсәк, йөзең ачык, күңелең киң синең. Әниебез белән безне яратып, кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың өчен, һәрвакытта да безнең өчен кайгырып, безгә ярдәм итеп яшәвең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен без сиңа олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Әти, син балаларыбыз өчен дә иң яраткан, иң кадерле дәү әти. Киләчәктә дә йортыбызга җылы нур бирүчебез булып, өмет-ышанычыбызны аклаучыбыз булып яшә. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз, киләчәгең матур, кояш кебек якты булсын. Елларга баш бирмичә, имин яшәргә, бергә-бергә тату гомер кичерергә язсын. Оныклар тавышыннан гөрләп торган нигезебезнең учагы һәрчак җылы, нурлы һәм кунакчыл булсын. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Рәхмәт, әткәй. Бу дөньяда
Булганың өчен рәхмәт.
Безне саклап-яклап торган
Кулларың өчен рәхмәт.
Ходай сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен.
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык бирсен.
Көн дә бәйрәм булмаса да,
Көннәрең бәйрәм булсын.
Теләгебездән дә уң син,
Үзебездән дә уң син.
Иң изге теләкләр белән, сине чиксез яратып кызларың Гөлназ, Гүзәл, кияүләрең Зөлфәт, Ленар, оныкларың Адилә, Рифат, Зәмирә, Камил.
Нет комментариев