Синең белән өебез нурлы
Комсомолец поселогында гомер итүче яраткан тормыш иптәшем, кадерле әниебез Галина Егоровна Харисованы 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.
Кадерлебез! Син безнең искиткеч матур холыклы, уңган һәм акыллы хатын-кыз, киң күңелле әни, оныкларың өчен өзелеп торучы әби. Язгы табигатьнең бөтен матурлыгын үзеңә җыйгансың дисәк тә ялгыш булмас. Синдәге асыл сыйфатлар бер бәйләм. Матурлыкны да, күңел гүзәллеген дә, юмартлыкны да, сабырлыкны да кызганмаган сиңа Аллаһы Тәгалә. Кем генә килсә дә, йөзең ачык, табының сыйлы, өебез нурлы. Киләчәктә дә күңелеңдә матурлык, йөрәгеңдә шәфкатьлелек нуры сүнмәсен. Син без балаларыңа дөрес тәрбия, акыллы киңәшләр биреп, туры юлдан гына атлап яшәргә өйрәтеп үстердең. Безнең өчен эшләгән изгелекләреңне сиңа меңе белән кайтара алсак иде, әни. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатьле-леген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әтиебез Фәнис белән парлы, тигез, матур, тыныч тормышта яшәп барыбызны да шатландырып торырга Ходай насыйп итсен. Сиңа хәерле, озын, борчу-хәсрәтсез гомер телибез, барыбызның күңел җылысын, кешеләрнең хөрмәтен тоеп яшә!
Иң изге теләкләр белән сине яратып һәм хөрмәт итеп, тормыш иптәшең Фәнис, улың Юрий, киленең Роза, кызларың Светлана, Айгөл, кияүләрең Рөстәм, Максим, оныкларың.
Нет комментариев